«Сәламәт киләчәк» проектының иҗтимагый советы өметсез авыруларга ярдәм итү турында фикер алышты
19 июль көнне , Казан хосписында «Бердәм Россия» Татарстан Иҗтимагый советы әгъзалары «Сәламәт киләчәк»партия проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышырга җыелдылар. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – озак дәваланучы һәм өметсез авыру пациентларга ярдәм итү системасын үстерү. Ул пациентларга авыртуларны җиңеләйтергә, шулай ук авыру артыннан караучы якыннарына һәм туганнарына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.